Данлыклы боксчы Рой Джонс Рөстәм Миңнеханов белән очрашу турында хыяллана
![Данлыклы боксчы Рой Джонс Рөстәм Миңнеханов белән очрашу турында хыяллана](https://tatar-inform.tatar/attachments/4f5e250404f4ed0b7a3bf45489c9fff1fadd8a48/store/fill/780/440/b0a5eee579be747b7c6bfbd2ecad17c7c97ef058f2146e7babb99e46ee07/0155.jpg)
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Американың легендар профессиональ боксчысы, ярымавыр үлчәмдә абсолют дөнья чемпионы кече Рой Джонс Казанга «Казан Кремле Кубогы» турнирына килергә вәгъдә бирде. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Татарстан Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев хәбәр итте.
«Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга „Казан Кремле Кубогы“ турнирына килергә вәгъдә бирде. Ул барлык татарстанлыларга кайнар сәлам юллый һәм безне аның белән бергә әлеге уникаль вакыйганың шаһитлары булырга чакыра. Казанда Рой Джонс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән шәхси очрашу турында хыяллана», — дип уртаклашты ул.
12 мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һөнәри бокс буенча «Казан Кремле Кубогы» турниры узачак.