Чирмешәннең Югары Чегодай авылында иң яхшы бильярдчыларны ачыкладылар
![Чирмешәннең Югары Чегодай авылында иң яхшы бильярдчыларны ачыкладылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/287307e1037300b154698a2a964483286f3e0968/store/crop_and_fill/0/0/1032/580/780/440/a3ca4396fd6d3b425022f14e262cf54b294d981918f12297917b27a77b74/0172.jpg)
(Чирмешән, 27 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районының Югары Чегодайда авылдашлар үз араларыннан иң оста бильярдчыны ачыкладылар. Авыл мәчете бүләкләренә оештырылган ярыштан соң уенчыларны бәлешле табын да көтә иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авыл мәдәният йортында узган бәйгегә 15ләп авылдаш — Югары Чегодайның үзендә торучылар һәм Чирмешәндә яшәүчеләр җыелды. Турнир бүләкләре төрле эш кораллары иде. Аның иң кыйммәтлесенә беренче урынны алган Әсхәт Дәүләтшин ия булды, Рафик Биктаһиров — икенче, укытучы Хәким Мәссаров өченче урынга чыкты. Ахырдан барлык уенчыларны, табын көйләп, кайнар бәлеш белән сыйладылар.
-Оештыручыларга рәхмәт. Бик кызык булды. Мәдәният йортына да күптән кергәнебез юк иде, ремонттан соң бик матур ясаганнар, чиста, якты. Безнең егет чактагы клуб белән чагыштыра торган да түгел инде, — диделәр бәйгегә Чирмешәннән кайткан абыйлы-энеле Рифкать һәм Рафик Биктаһировлар.