Татарстанда чөгә балыгы саны кимүдән туктаган
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чөгә балыгы запасына анализ нәтиҗәләре буенча, соңгы елларда бу балыкларның саны кимү тенденциясе туктаган. Бу хакта бүген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Фирдәвес Шакирова әйтте.
«Бүген чөгә балыгы запаслары 80 тонна дәрәҗәсендә һәм 90 процентка кадәр өлеше Татарстан сулыкларында яши. Чөгә запаслары кимү тенденциясе бетүенә ясалма үрчетү һәм яшь балыкларны традицион сулыкларга җибәрү дә тәэсир иткән. Шул ук вакытта чөгә запасларын тагы да арттыруда аның табигый үрчүе дә йогынты ясый», — ди ул.
Фирдәвес Шакирова законда төрле чаралар каралганын билгеләп узды. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында башкарылган эш нәтиҗәсендә, балык тоту кагыйдәләренә ун уылдык чәчү участогы кертелгән.
«Татарстан территориясендә җир байлыклары участокларыннан файдалану тәртибенә үзгәреш кертү турында» ТР Министрлар Кабинеты Карары буенча, үрчү чорында уылдык чәчү участоклары чикләрендә җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкару тыела.