Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус буенча имин булмаган илләрне атады
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Сovid-19 коронавирусы сәбәпле имин булмаган эпидемиология вазгыяте күзәтелә торган илләр исемлеген атады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Коронавирус инфекциясенең киң таралуы билгеләп үтелә торган илләр — Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иран. Россия халкына бу дәүләтләргә барудан тыелырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирә торган берничә киңәш бирде. «<…> гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә: кулларны сабынлап ешрак юарга; биткә юылмаган куллар белән кагылмаска; салкын тию билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә тырышырга кирәк», — дип искәртәләр министрлыкта.
Элегрәк «Татар-информ» коронавирус аркасында Тегераннан Казанга очышлар туктатылуын хәбәр иткән иде.