Путин: Россиядә коронавируска каршы көрәштә барлык кирәкле чаралар башкарыла
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә, тулаем алганда, хәзерге вакытта вазгыять контрольдә тотыла. Моны министрлар һәм Россиянең әйдәп баручы нефть-газ компанияләре җитәкчеләре белән бүгенге очрашу вакытында РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үтте. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда иң мөһим халыкара проблемалар, шул исәптән, коронавирус вазгыяте һәм авыруның дөнья икътисадына йогынтысы, нефть базарында хәлләр торышы турында фикер алыштылар.
«Тискәре нәтиҗәләр инде үзләре турында белдертә, бүген икътисадларның үзара бәйлелеген исәпкә алып, барлык дәүләтләрнең диярлек дөнья хуҗалыгы элемтәләренең бөтен системасына кагыла», — диде Владимир Путин.
Ул Кытайда эшлекле активлык индексларының 2008 елгы глобаль кризисның минималь күрсәткечләреннән түбәнрәк төшүен, ә дөньяви фонд индексларының 10 проценттан артыкка кимүен искәртте.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, ул әйдәп баручы нефть-газ компанияләре җитәкчеләре белән очрашу оештырган, чөнки Россиянең коронавирус аркасында дөнья икътисадында барган вакыйгалар буенча ничек эш итәчәге турында киңәшергә теләгән.