Алабугага күчеп килергә риза булган табиблар өчен фатирлар ремонтлыйлар
(Алабуга, 1 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бу көннәрдә Алабугада медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак стеналарында ремонт эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Биредә табиблар өчен биш фатирда ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Дөрес, әлегә бу фатирларда яшәүчеләр юк — киләчәктә бездә эшләргә теләгән табибларга тәкъдим итәчәкләр", - диде Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге.
Ремонтка кадәр фатирлар начар хәлдә иде, дип сөйли Үзәк район хастаханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Плаксин. Тик ярты миллион сум күләмендә иганәчелек чаралары ярдәмендә табиблар өчен торакны тәртипкә китерү мөмкинлеге барлыкка килде. Район җитәкчелеге үтенече буенча әлеге акчаларны «Эссен Продакшн АГ» АҖе бүлеп бирде.
Подрядчы оешма җитәкчесе Александр Жевлаков сөйләвенчә, эш тизләтелгән темпларда бара. Аның сүзләренчә, планнарда эшкәртү эшләре, сантехника ремонты, электромонтаж эшләре һәм тәрәзә блокларын алыштыру. Хәзер төзүчеләр косметик ремонт белән мәшгуль.
Шулай итеп, тиздән Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге карамагында яңа кадрлар җәлеп итү өчен биш яңа төзекләндерелгән фатир — бер өч бүлмәле (табиблар гаиләсе өчен) һәм дүрт бер бүлмәле фатир булачак.
Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев район Советының хисап сессиясе вакытында табибларга кадрлар кытлыгын киметү бурычын да яңгыратты. Исегезгә төшерәбез, җитәкче тарафыннан бу елга 20 бурыч билгеләнде, шуларның берсе — «Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру».
Сүз уңаеннан, өч бүлмәле фатирга дәгъва итүчеләр бар инде. Хәзер Башкортстаннан терапевт гаиләсе белән сөйләшүләр бара. Моннан тыш, якын арада максатчан уку юнәлеше буенча белем алган, ординатура бетергән ике белгеч — невролог һәм терапевт килер дип көтелә. Шулай ук Алабугага күчеп килеп эшләргә Новосибирскидан яшь табиб-хирург та ризалык биргән.