Түбән Кама икмәк комбинатына «ТАССРның 100 еллыгы» сертификаты тапшырылды
![Түбән Кама икмәк комбинатына «ТАССРның 100 еллыгы» сертификаты тапшырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/27bc5211ed58786c16e47789c0da8e9f0bda7356/store/crop_and_fill/0/0/872/490/780/440/6920e4a14a351978e5c5373a8d2abb666c09afb0e0d40b46ea42cb083ff5/IRR_5396.jpg)
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «ТАССРның 100 еллыгы» сертификаты алган беренче предприятие икмәк комбинаты булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Раслаучы документны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лилия Гатауллинага тапшырды.
Сертификат үз товарларын маркировкалауда юбилей елы логотибын актив кулланучы сәнәгать предприятиеләренә тапшырыла.