Уфада скульптор Радик Хөсәенов вафат
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Уфада танылган скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура кафедрасы доценты Радик Хөсәенов вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Хушлашу иртәгә, 3 мартта, сәгатькә уннан уникегәкадәр Уфа сәнгать галереясе залында узачак.