Ратникова Бөек Ватан сугышы елларында балалар батырлыгын актуальләштерергә өндәде
![Ратникова Бөек Ватан сугышы елларында балалар батырлыгын актуальләштерергә өндәде](https://tatar-inform.tatar/attachments/b8a226cc449a9c98b157c611397905417ae3cac7/store/fill/780/440/5a7b5753debb49e10c880ea1f8dbed148769c957c8e343185654c1db227c/IMG_2012.jpg)
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Бөек Ватан сугышы елларында балаларның батырлыгы темасын актуальләштерергә өндәде. Бу хакта ул «Балалар спорты» партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында әйтте.
«Герой балалар. Бүген бу теманы без берничек тә актуальләштермибез, ә бит герой балалар бар иде. Хәзерге балаларга аларның батырлыгы аша якынаерга кирәк», — диде депутат.
Ратникова шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татарстан районнарында булган мемориальләрне, обелиск, монументларны тәртипкә китерергә кирәклеген әйтте. «Моңа игътибар итүегезне сорыйм. Арча районында зур булмаган немец зираты бар. Без анда да каберләрне тәртипкә китерергә тиешбез. Германия территориясендә хәрбиләр каберләре күп һәм алар искиткеч хәлдә», — дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
Депутат игътибарны спортчыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләренә юнәлтте, аның фикеренчә, аны бәяләп булмый. Ул «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе тәкъдим иткән «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» республика социаль-гуманитар проектын искә алды. Аның максаты — Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның батырлыклары турында хикәяләрне саклап калу һәм яшь буынга тапшыру. «Бу яңа проектка хатын-кыз спортчыларны да кертергә була», — дип тәкъдим итте Римма Ратникова.
«Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проектының республика иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстан Республикасы спортчыларының керткән өлеше» темасына багышланган иде. «Балалар спорты» федераль проекты төбәк иҗтимагый советы рәисе Диана Сәфәрова әлеге теманың бөтенроссия күләмендә мөһимлеген билгеләп үтте.
«Бу тема үсеп килүче яшь буынны үз Ватаныбызның патриотлары итеп тәрбияләү бурычлары һәм көндәлек максатларыбыз белән турыдан-туры бәйләнгән. Билгеле булганча, нәкъ менә спортчылар беренче булып фронтка барган, махсус бүлекчәләр куәтен тәшкил иткән. Алар барысы да Җиңү өчен тырышты һәм безнең дөньяны коткарды», дип искәртте ул.
Диана Сәфәрова фикеренчә, Бөек Җиңү турындагы дөреслекне балаларга сөйләп бирү һәм «бөек бабаларыбыз — фашизмны җиңүчеләр үрнәгендә дөрес тәрбия бирү» мөһим.
Татарстанда 33 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.