Татарстан вәкилләре Мәскәүдә «Нәүрүз» бәйрәмендә катнашачак
![Татарстан вәкилләре Мәскәүдә «Нәүрүз» бәйрәмендә катнашачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/006707e8f139f7b73130b2760cb62e023b2173a9/store/crop_and_fill/2/0/794/446/780/440/bf5dcfed4480dd0d2ca17fdea7d843f6e26f2b0a50abc37025a47833a6e8/673.jpg)
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 22 мартта Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең 75нче павильонында «Нәүрүз» Мәскәү гомумшәһәр бәйрәме узачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкалада Фестиваль иң массакүләм чараларның берсе буларак уза. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелә. Чараны Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты оештыра.
Традиция буенча бәйрәмдә БДБ илләре, ерак чит илләр һәм Россия Федерациясенең кайбер субъектлары делегацияләре, шулай ук Мәскәүнең милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасын концерт программасын бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, «Битва хоров» телепроекты катнашучысы, җырчы, автор һәм композитор Ләйсән Минһаҗева һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Халык кәсебе осталарының күргәзмә стендында зәркән эшләнмәләре, милли чигүле күн аяк киеме һәм кием, савыт-саба, кулдан чигелгән сөлгеләр һәм ашъяулык, төрле сувенирлар сатып алырга, шулай ук «Татар ашлары йорты» рестораны тәкъдим иткән татар халык ризыкларын татып карарга мөмкин булачак.
Катнашучыларга һәм кунакларга көн дәвамында төрле программа тәкъдим ителәчәк. Рәсми өлештән соң сәнгать осталары һәм үзешчән иҗат коллективларының гала-концерты була. Бәйрәм кысаларында милли костюмнардан дефиле, «Пылау» фестивале, көрәш узачак.
Нәүрүз — яңа тормышның башлануын һәм язның килүен символлаштыручы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Гадәттә аны Казахстанда, Үзбәкстанда, Таҗикстанда, Әфганстанда һәм Россия төбәкләрендә — Башкортстанда, Дагыстанда, Татарстанда билгеләп үтәләр. 2009 елда ЮНЕСКО карары буенча Нәүрүз бәйрәмен Кешелекнең мәдәни мирасы исемлегенә керткәннәр.