Башкортстан артисты Хөрмәтулла Үтәшев юбилеен билгеләп үтә
![Башкортстан артисты Хөрмәтулла Үтәшев юбилеен билгеләп үтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/ef858deff40bb9735684e4d3f7485c348a9fae82/store/crop_and_fill/0/0/966/543/780/440/6a063e24d3bc0e681f6c6f69ff70025bc7f936aeaf4773ada2363567eb20/672.jpg)
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 14 мартта Башкорт опера һәм балет театрының Зур залында Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының иң популяр актерларыннан берсе Хөрмәтулла Үтәшевның юбилей бенифисы узачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Юбилей кичәсендә спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, танылган эстрада коллективлары, җырчылар, музыкантлар катнашачак. Алар арасында Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестры, «Йатаган» этно-төркеме, «ZAINETDIN» проекты, RNT, шулай ук театр артистлары-хезмәттәшләре бар. Юбилярны котларга дуслары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, якташлар, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм актер иҗатын яратучылар киләчәк.
«Юмористик мизгелләр белән бик кызыклы программа әзерлибез. Беренче өлеше бер сюжет линиясенә салынган театраль өзекләрдән торачак. Икенче өлештә сәхнәгә котлаучылар чыгачак. Кичәне Алмас Әмиров, Минзал Хәйруллина, Руслан Хайсаров алып барачак», дип сөйләгән Хөрмәтулла Үтәшев.