Татарстан Президенты «Промсвязьбанк» башлыгы Петр Фрадков белән очрашты
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Россия төбәкләре арасында ПСБның төп партнерларыннан берсе булып тора. Республика оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен кредитлау күләмнәре буенча банк лидерлары арасында. Бу хакта «Татар-информ» журналистларына «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков сөйләде.
Матбугат белән аралашу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча узды. Фрадков республика белән актив хезмәттәшлек үсешен билгеләп үтте һәм ПСБ илнең оборона-сәнәгать комплексының терәк банкы мандатын алды, дип искәртте.
«Без республиканың оборона-сәнәгать комплексының барлык предприятиеләре белән диярлек эшлибез. Сүз дәүләт оборона заказлары буенча исәп-хисапларны алып бару турында да, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең үзләренә кредит бирү турында да бара. Шул ук вакытта мондый кредитларның күбесе ташламалы ставка буенча гамәлгә ашырыла, базардан күпкә түбән», — дип билгеләп үтте Фрадков.
Республиканың ПСБ белән күптәнге стратегик мөнәсәбәтләрен ТР Президенты да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, банк республика икътисадының төрле тармаклары предприятиеләре өчен ышанычлы финанс партнеры булды.
«Банк Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре вәкилләре белән алып барган нәтиҗәле эшне дә билгеләп үтәргә кирәк», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.