Мөхәммәтшин: Милли телләрне яклау РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән беркетеләчәк
![Мөхәммәтшин: Милли телләрне яклау РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән беркетеләчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/25d235fe78d089e618ef9db61e1ed77a91781fea/store/crop_and_fill/0/0/794/446/780/440/78e6567306f14fd5e39dd7a79ca3af60edd43fd016a7ae5521644234275e/590.jpg)
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Күпмилләтле Россиядә телләрне яклау мәсьәләсе РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында фикер алышканда игътибарсыз калмады. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре белән очрашуда әйтте.
«Күпмилләтле илдә кешеләрне телләрне яклау мәсьәләсе борчый. Мин бу сорауны бирдем, һәм РФ Президенты борчылырга кирәкми, дип җавап бирде. Әлбәттә, хәзер рус теле — безнең илдә дәүләт төзүче тел дигән төзәтмәләр бара. Шул ук вакытта күптеллелек саклана дигән пункт бар. Россия Федерациясе субъектларында дәүләт телләрен өйрәнү һәм куллануны РФ Конституциясендә тиешле маддә тәэмин итәчәк», — диде ул.
«Очрашуларда кешеләр күп сораулар бирәләр, борчылалар. Күпмилләтле Россияне ата-ана телен, туган телне ничек саклап калу мәсьәләсе борчый. Ил төбәкләрендә 140 артык тел исәпләнә. Илебезнең уникальлеге — аның үзенчәлегендә. Һәм бу сорауны без игътибарсыз калдырмадык, эш төркемендә фикер алыштык», — диде Мөхәммәтшин.
Сәясәтче сүзләренчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында фикер алышу өчен барлыгы биш тематик төркем булдырылган: социаль мәсьәләләр, федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият, суд хакимияте, гамәви хакимиятнең бердәмлеге мәсьәләләре һәм халыкара хокук мәсьәләләре буенча.
«Гадәттән тыш мөһим әйбер — Россия, күпконфессияле һәм күпмилләтле ил өчен тел күптөрлелеге. Мин күп тапкырлар безнең көчебез шундый төрле булуда дип әйттем. Чөнки Россиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатларын кушу — ул бары тик мультипликатив нәтиҗә бирә һәм безнең илне ныгыта», — диде дәүләт башлыгы.