«Салават күпере» микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән яңа йорт тапшырылды
![«Салават күпере» микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән яңа йорт тапшырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/a6e373f8df4a6c0b850616428874d4a909931949/store/crop_and_fill/2/0/748/420/780/440/77a531f684c1ce84487918a56e4467f94e338ec0a7657fc8ec99b2ec339f/625.jpg)
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Салават күпере» микрорайонында Йосыпов урамында социаль ипотека буенча төзелгән 255 фатирлы 8нче йортны файдалануга тапшырдылар.
«Бу йортны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзеделәр, дип хәбәр итте ТР Дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин.
Бу йортта җилдән саклау җайланмасы бар һәм стеналар ике кат җылытылган, бу җылылык югалтуны киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.
Бу унҗиде катлы йорттагы барлык фатирларда да сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләгечләр һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Яңа фатирларның берсенә торак сатып алуга ярты миллион сум күләмендә грант алган паллиатив ярдәм табибы Рушана Рафикова ия булды. Ул бер елдан артык элек Ульяновскидан Казанга күченгән һәм РКБда эшли.
«Ниһаять, үз фатирым. Республика хастаханәсе ярдәмендә мин яшь белгечләр өчен грант алу программасында катнаша алдым. Фатирның сыйфаты белән бик канәгать», — дип сөйләде Рушана Рафикова.
Ул фатирны ярты ел көткән. Республикада яшь белгечләргә ярдәм сизелә, һәм бу бик мөһим, диде ул.
Яңа йортта фатирны Бөек Ватан сугышы ветераны һәм отставкадагы танк гаскәрләре полковнигы Александр Иванов бушлай алды. Аңа 94 яшь. Ул яңа фатирга үзенең хатыны Нина белән бергә килгән. Алар 66 ел бергә гомер итә.
«Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Хөкүмәттән шундый бүләк алуыма мин бик шатмын», — диде Александр Иванов.
Аның хатыны сүзләренчә, алар Казан кырыенда хрущевкада яшәгән. «Минем ирем шундый бүләккә лаек», — дип йомгаклады Нина Иванова.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула, бу елларда 170 меңнән артык фатир төзелгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Салават күпере»ндә Илһам Шакиров проспектында социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике йорт тапшырылган.