Түбән Камада үзмәшгуль кешеләр ярминкә оештыра
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 7 һәм 8 март көннәрендә Түбән Камада үзмәшгуль кешеләр үз товарларын ярминкәдә тәкъдим итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярминкәдә кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, сувенирлар, бүлмә гөлләре, сабыннар, эксклюзив сумкалар, керамика, открыткалар һ.б. сатып алып булачак.
Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган ярминкә «Олимп» сәүдә үзәгенең 5 нче катында 9.00 — 20.00 сәгатьләрдә эшли.