«Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләшә
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 6 мартта Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыруда һәм мәгълүмат бирүдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узачак. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә.
Утырыш «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узачак.
Утырышта шулай ук «Татарстан – 2019» Республика фотоконкурсына йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Чара Казан, Горький ур., 9нчы йорт (3нче кат) адресы буенча сәгать 10да башлана.