Урал татарлары яңа Устав буенча чираттан тыш корылтайга җыелды
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге бинасында «Свердловск өлкәсе татар (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасының чираттан тыш корылтае булды. Анда оешманың яңа Уставы нигезендә документларны рәсмиләштерү мәсьәләсе каралды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Устав килештерүнең барлык этапларын үтте һәм РФ Юстиция министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе тарафыннан теркәлде.
Җыелышта 13 кешедән торган яңа Идарә сайланды. Керү һәм әгъза кертемнәрен түләүнең күләме, сроклары һәм формасы турында карар кабул ителде. Шулай ук Татар конгрессының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралары турында да фикер алыштылар.