Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хатын-кызларны бәйрәм белән котлап җырлаган
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлаган. Алар «Любите, девушки, простых романтиков» җырын башкарган. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлау видеосын Инстаграм социаль челтәрендә үз аккаунтында куйган.
«Дәүләт Советы ир-атлары безне, хатын-кыз хезмәттәшләрен котлый! Рәхмәт! Барыгызны да бәйрәм белән!», дип язган ул.