Казанның 2040 елга кадәрге генпланы игълан ителде
![Казанның 2040 елга кадәрге генпланы игълан ителде](https://tatar-inform.tatar/attachments/ec87a0eff8ef609f99bc04ea4b448423534b8f14/store/fill/780/440/fcfebfe2092f21e9e2c805013bffbb9adb7cdb696ffff6d9eaf5d85eb219/0151.jpg)
(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Казанның 2040 елга кадәрге Генераль планы Казан муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгының 2020 елның 6 мартындагы махсус чыгарылышында урын алды. Документ шәһәр Думасының XXXVIII хисап сессиясендә кабул ителде һәм бүгенге көннән үз көченә керә. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа Генплан нигезендә, 2035 елга Казанда яшелләндерелгән җәмәгать киңлекләрен 40 процентка - 12 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Шәһәрдә 11 яңа яр буе, 600 сквер һәм мини-сквер, шулай ук җәяүлеләр бульварлары челтәре барлыкка киләчәк.
Якындагы 20 елга 356 чакрым урам һәм юл төзелеше каралган, шуның аркасында урам-юл челтәре озынлыгы 2203 чакрымга кадәр артачак. Моннан тыш, 57 чишелеш төзү планлаштырыла, бу хәзерге вакыт белән чагыштырганда 2,3 тапкыр күбрәк.
Казанның Генераль планы белән 43 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән тәүлек буе эшли торган 6 стационар һәм 10 поликлиника ачу мөмкинлеге булдырылды. Казан мәктәпләрендә 274 меңнән артык яңа урын, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык урын барлыкка киләчәк. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 меңнән артык яңа урын булдырылачак.
Генпланны гамәлгә ашыру шартларында элеккеге сәнәгать зоналары һәм бушлыклар комплекслы үсеш алган яңа районнарга әйләнәчәк. Киләсе 20 елга шәһәрнең өстенлекле «үсеш нокталары» булып шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан 13 территория торачак.