«Татар-информ» фотографлары «Илкүләм проектлар: Татарстан-2019» бәйгесе бүләген алды
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда илкүләм проектлар турында мәгълүмат бирүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча «Илкүләм проектлар: Татарстан-2019» республика фотоконкурсына йомгак ясалды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографлары Владимир Васильев һәм Михаил Захаров «Профессиональ алым өчен» номинациясендә махсус приз белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышында игълан ителде.
Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырды. Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләде.
«Башкарылган эшләрне саннар аша гына күрсәтергә түгел, илкүләм проектлар бенең тормышны ничек үзгәрткәнен хисле сурәтләр, реаль мисаллар ярдәмендә күрсәтергә, дөрес итеп кабул итүгә ирешергә кирәк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның фикеренчә, фотоконкурс илкүләм проектлар турында мәгълүмат биреп кенә калмады, ә Татарстанда, шул исәптән республика программалары кысаларында үткәрелә торган барлык эшләр комплексын да күрсәтергә ярдәм итте.
Конкурс йомгаклары буенча Казан, Чаллы, Алексеевск, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнары башкарма комитетларына Гран-при бирелде.
«Объективта — тармактагы казаныш» номинациясендә махсус приз белән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, «Химград» технополисы һәм «Кварт» АҖ бүләкләнде.
«Быел Татарстанның илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы буенча республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе оештырырга кирәк булачак. Минемчә, ул да уңышлы узачак», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Татьяна Ларионова.
Татарстанда узган елда илкүләм проектлар буенча 341 социаль һәм инфраструктура объекты төзелде һәм ремонтланды. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 27,4 млрд сум тотылган.