Diamond Princess пассажирларын хастаханәдән чыгару турында мәгълүматны кире кактылар
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларны хастаханәдән өйләренә чыгару турындагы мәгълүматны кире какты. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.
23 февральдә Республика клиник инфекцион хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның өйләренә чыгарылуы турында ялган мәгълүмат бүген мессенджерларда, социаль челтәрләрдә һәм кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында таралды
«Пациентлар табиблар контролендә кала. 8 кешенең хәле тотрыклы дип бәяләнә. 8 мартта карантин һәм аларның йогышлы авырулар хастаханәсендә булу вакыты тәмамлана», дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, круиз лайнерындагы Россия туристларын махсус борт белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китергәннәр. Аларда Covid-2019 коронавирус авыруы ачыкланган.