Әлки районында терлекләр селекциясен яхшыртырга кирәк
(Әлки, 9 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Күптән түгел районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов булып китте. Ул «Хузангай» җәмгыятендә терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу турыда аңа инвестор Иван Казанков сөйләде. Хуҗалыкта яңарак кына өстәмә сыер саву заллары эшли башлаган иде. Шулай ук тирес чыгару җиһазлары да яңартылды. Ленар Гарипов боларны кызыксынып карады, маллардан продукция алуны арттыру буенча киңәшләрен бирде.
Сер түгел, әлегә «Хузангай»да нәсел сыйфатларын яхшырту буенча эш әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Ә бит савымны арттыруның төп шарты бу. Министр урынбасары да шул мәсьәләгә күбрәк игътибар итәргә кушты.