Томан һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавыкның куркыныч булуы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе, 10 мартта, республикада һәм Казанда урыны белән томан көтелә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Юлда йөрүчеләр өчен томан һәм бозлавык җитди куркыныч тудыра, дип искәртә Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак китүдән тыелып торырга кирәк. Юлларда имин тизлек сайларга, куркыныч маневрлар ясаудан, кинәт тормозга басарга һәм икенче полосага күчүдән тыелырга киңәш ителә.