Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык булуы турында кисәтә
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшүе ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
10 мартта төнлә һава температурасы якынча нульгә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук яңгыр явуы көтелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә язгы айлар нормадан җылырак булачагын хәбәр иткән иде.