Татарстанда шәхси йортта ике бала ис газы белән агуланган
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Абыйлы-сеңелле ике бала Әлмәттә шәхси йортларның берсендә ис газы белән агуланып хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә, төнге сәгать унберенчедә, Мәрҗани урамындагы йортларның берсендә ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән.
Зыян күргән 12 яшьлек малайны һәм 9 яшьлек кызны хастаханәгә илтәләр. Табиблар тикшергәннән соң, балаларның хәле канәгатьләнерлек дип тапкан һәм икесен дә өйләренә озаткан.
Бу хәлнең сәбәбен газ хезмәте белгечләре ачыклый.