Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында коронавирус турында бүлек барлыкка килде
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Covid-19 турында мәгълүмат бүлеге барлыкка килде.
Монда яңа коронавирус инфекциясе турында барлык актуаль мәгълүмат җентекләп бирелә. Гражданнар вирусның йогу юллары, авыруны йоктырмау һәм тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен нинди профилактик чаралар күрергә кирәк, кайсы илләргә йөрмәскә киңәш ителә һәм башка сорауларга җавап таба алачак.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, мәгълүмат даими рәвештә яңартылачак.