Дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачылды
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулары буенча кайнар линия ачты.
«Белгечләр мәктәп, көллият, техникум һәм югары уку йортлары эшен дистанцион укытуны оештыру буенча сорауларга җавап бирәчәкләр", - диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
Кайнар линия эш көннәрендә 09.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Белгечләргә сорауларны (843)294-95-70 телефоны аша бирергә мөмкин.
Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан шулай ук дистанцион укытуны оештыру буенча укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен Кайнар линия эшли башлады: 8(800)200-91-85.