Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары белән очрашты
![Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары белән очрашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/f5233dfeb733eb7ebe0e02ff6530ec20ef702f90/store/fill/780/440/61e700371766f1ecf98bfb5a4126e5c8fa26e189018c713a810984fa70c9/0131.jpg)
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашу кысаларында республиканың оборона-сәнәгать комплексы оешмалары тарафыннан гражданнар өчен һәм икеләтә билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек продуктларын тикшерде.