Түбән Кама үзмәшгульләре Татарстан бюджетына 6 миллион сумнан артык салым күчергән
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Камада үзмәшгуль кешеләр төбәк бюджетына табышларыннан 6,6 млн сумлык салым күчергән. Шуларның 1,9 миллионы җирле казнага кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алар барысы да «Мой налог» мобиль кушымтасында теркәлгән һәм физик затларга хезмәт күрсәткән өчен 4 процент, компанияләргә хезмәт күрсәткән өчен 6 процент салым түли. Төп шарт — керем аена 200 мең сумнан арта алмый.
Исегезгә төшерәбез, махсус салым режимы Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелде.
Барлык сораулар буенча үзмәшгульләр түләүсез кайнар линия телефоны аша (8-800-222-37-22) яки Түбән Кама эшмәкәрлеген үстерү бүлегенә (8 (8555)350-55 (өст.1003) мөрәҗәгать итә ала.