Апас үзәк хастаханәсе табибәсе мактаулы исемгә лаек булды
(Апас, 22 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апас үзәк хастаханәсе табибәсе, олысына-кечесенә карата игътибарлы, үз эшенең чын остасы булган Карабанова Лариса Николаевна Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе исеменә лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район үзәк хастаханәсе табибәсе Лариса Карабановага рәхмәтле булмаган хатын-кыз бар микән?! Дөрес киңәш биреп, дәва өләшүдән тыш, күпме хатын-кызга, гаиләгә әни булу шатлыгын да уртаклашырга туры килгән аңа.
Лариса Николаевна сәламәтлек саклау өлкәсенә 1983 елда килә. Хезмәт юлын Казанда бала тудыру йортында башлап җибәрә. Аннан Чабаксарда, соңрак кабат Казанның Республика хастаханәсендә эшли. 1992 елда язмыш җилләре Чувашия Республикасында туган кызны Апас якларына алып килә. Шул көннән бирле, 28 ел инде ул районның үз кызына, хатын-кызларның яраткан табибәсенә әверелгән.
«Райондашларның сөенечле мизгелләрен генә бүлешергә туры килсен, авырмасыннар, сәламәт булсыннар, — ди Лариса Николаевна.