«Бердәм Россия» җитәкчелегендә Андрей Кондратьев урынына Марат Сәмигуллин билгеләнде
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы булды. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп президиум Марат Сәмигуллинны билгеләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайлану сәбәпле «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Андрей Кондратьевның вәкаләтләрен туктатып тору турындагы мәсьәләне караганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин аңа партиядә нәтиҗәле эшчәнлеге һәм актив депутат эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
Марат Сәмигуллин Казан педагогия университетын тәмамлаган. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән. Түбән Кама районының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.
Утырышта агымдагы эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре, сайлау кампаниясенә әзерлек, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш, президиум республиканың кайбер районнарында җирле башкарма комитет җитәкчеләрен билгеләү мәсьәләсен карады.