Әлмәттә яңа сәламәтлек саклау оешмалары барлыкка киләчәк
![Әлмәттә яңа сәламәтлек саклау оешмалары барлыкка киләчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/bb531b60f68f554e01343c03adabe61fcabdbd25/store/crop_and_fill/0/0/720/404/780/440/5175f4c86ac0db0aa92d03ad7f8e25b001f573f56b343b95dbc5b5880a5c/234.jpg)
(Әлмәт, 25 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламәтлек саклау оешмалары төзелеше барышы белән танышты. Рейдны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Косарев үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Иң элек алар балалар хастаханәсенең хирургия бүлегендә булдылар. Яңа бинаның беренче катында азык-төлек блогы һәм көндезге стационарның бер өлеше, икенчесендә 20 кешегә исәпләнгән палаталар булачак. Өченче катта операция бүлмәләре урнашачак.
Балалар хирургиясе бүлегендә эшләрне 1 июньгә тәмамларга планлаштыралар.
Рейд барышында тикшерелгән икенче объект — онкология диспансерының радиология үзәге. Аны апрель урталарында куллануга тапшырырга исәплиләр.