Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
![Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте](https://tatar-inform.tatar/attachments/45cd3d07df78fd747a9b4ac217bbbc95809d592a/store/crop_and_fill/0/0/1170/657/780/440/e35027584680c5462bfe63116ef52e250074f2d47cdd869a6247830533a8/0175.jpg)
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.
«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», - диде ул.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда.