«Сириус» мәктәп укучылары өчен түләүсез онлайн-платформа ачты
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «Сириус» белем бирү үзәге Россиядә укучыларны онлайн-укыту һәм индивидуаль ярдәм күрсәтү өчен «Сириус.Курсы» системасын тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Платформа өстәмә белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән һәм 7-11 сыйныф укучыларына математика, информатика, физика, химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Дистанцион белем бирү программаларын эшләүдә әйдәп баручы педагоглар һәм галимнәр катнашты.
Яңа платформаның төп бурычы — талантларны үстерү мәктәбе форматында һәм алга таба да дистанцион белем бирү өчен система төзү. Укытучы-тьюторлар һәр мәктәп укучысы белән индивидуаль эшли, мәсьәләләрне тикшерә, әгәр биремне беренче тапкырдан чишеп булмаса ярдәм күрсәтә.
Программага кушылырга һәм курслар турында тулырак мәгълүматны платформаның рәсми сайтында белергә мөмкин.