Әлки районы «Әхмәт» отрядында тырмалау эшләренә керештеләр
(Әлки, 2 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында Көньяк-Көнбатыш филиалының «Әхмәт» отрядында берьюлы өч агрегат ярдәмендә тырмалау эшләренә керештеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чуаш Кичүе егете Равил Хәмидуллин, «НьюХолланд-500» тракторына 21 метр киңлектәге агрегат тагып, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Өстәмә көпчәкләр куйганга, тракторы кырда җиңел йөри. Әле беренче ел файдаланылучы БЗ-21 тырма агрегаты артыннан сукаланган җир тигез һәм сыйфатлы эшкәртелеп кала.
Икенче бер кырда МТЗ-1221 тракторы белән тәҗрибәле механизатор Рамил Вәлиуллин туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләрен башкара. Ә Йолдыз бистәсе ягындагы күпьеллык үлән басуларында үзенең МТЗ-1221 тракторына тырмалар тагып Ирек Җәләлетдинов дым каплау эшенә керешкән.
Әлеге филиалның «Борискино» отрядында Владимир Николаев һәм Виталий Арнаков туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау белән мәшгуль.