ТР Транспорт министрлыгы Татарстаннан йөкләр җибәрү кагыйдәләрен аңлатты
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Covid-19 коронавирус йогышы таралуны тоткарлауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру шартларында йөкләр ташуга кагылышлы аңлатмалар бирде.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән форма буенча белешмә йөк ташучыга йөкне Татарстан территориясеннән читкә җибәргәндә яки йөкне республика буенча җибәргәндә яки китергәндә бирелә», - диелә министрлык хәбәрендә.
Татарстанга Россия Федерациясенең башка субъектыннан йөк алып килгәндә, белешмә булу каралмаган.
Республика аша транзит маршрутыннан килә торган ташучы өчен белешмә булу да каралмаган.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга урамга чыгу хокукы бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен кертә торган карарга кул куйган иде.