Фазлыева: Мәйданы йөз квадрат метрга кадәр булган кибеттә газета сату тыелмый
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда мәйданы йөз квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә басма матбугатны сатарга рөхсәт ителә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Газеталар да кибет яки сәүдә оешмасы территориясендә сатарга мөмкин булган товарлар исемлегенә керә», — диде ул.
Ләйлә Фазлыева искәртеп узганча, хәзерге вакытта Татарстанда кадәр йөз квадрат метрга кадәрле мәйданда сәнәгать товарлары һәм азык-төлек продуктлары сатыла торган сәүдә объектлары эшли.