«Татар радиосы» яңа җырларны эфирга бушлай бирәчәген белдерде
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ). «Татар радиосы» коронавирус чорында җырчыларга ярдәм итү максатыннан барлык яңа җырларны эфирга бушлай бирәчәген белдерде. Бу хакта радионың директоры Динә Гәрәева инстаграмда язган.
«Дуслар, дөньяда ни генә булса да, музыка бер генә минутка да өзелмәскә тиеш. Без исән, сәламәт, бу авырлыкларны кичәргә әзер. Яхшы җыр безгә ярдәм итәчәгенә ышанабыз», — дип язган Динә Гәрәева.
Җырларны «Татар радиосы» алсын өчен берничә шарт бар. Җыр беркайчан да радиода яңгырамаган булырга, худсоветны үтәргә тиеш. Яңа җырлар «Яңа җыр» рубрикасында көнгә бер тапкыр 30 апрельгә кадәр яңгыраячак.