Быел Татарстанда меңнән артык торак объектка капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми мәйданы 6,5 миллион квадрат метр тәшкил иткән 1 мең 64 торак объектын төзекләндерү күздә тотыла. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык республика программаларын формалаштыруны дәвам итә, калган ике программа буенча проектлар ТР Министрлар Кабинетына тапшырылды инде, дип искәртте Фәрит Хәнифов.
Быел Газлаштыру фонды тарафыннан 5 программаны гамәлгә ашыру ниятләнә. Бүгенге көндә 4 программа расланган. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында проект-смета документларының әзерлеге – 92, ТР шәһәрләре һәм районарында блок-модульле казаннар урнаштыру, индивидуаль җылыту системасына күчү буенча документларның әзерлеге 46 процент тәшкил итә.
«Татарстан торак пунктларында урамнарны яктырту» программасы буенча республика торак пунктларында тикшерү үткәрелгән һәм барлык объектлар буенча ведомостьлар төзелгән. «Су бүлә торган системаларны яңарту» программасы буенча объектларны техник яктан тикшерү эше үткәрелә.
Министр билгеләп үткәнчә, яңа карар нигезендә, төзелеш комплексы һәм төзелеш материаллары эшләп чыгару комплекслары санитар нормаларны үтәп үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. «Бездә тармакның эшен дәвам итү һәм программаларны гамәлгә ашыру буенча уникаль мөмкинлек бар. Барлык төзелеш объектларында да санитар нормаларны үтәвегезне сорыйм. Без үз иминлегебезне үзебез контрольдә тотарга тиеш», - диде Хәнифов.