Фәрит Абдулганиев: Татарстанда торакны дистанцион юл белән сатып алуга ихтыяҗ артты
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда торакны онлайн сатып алуга сорау артты, шул ук вакытта, икенчел торакка ихтыяҗ 90 процентка кимеде. ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев кризиска каршы интенсивта шул хакта хәбәр итте.
«Бизнес торак һәм торак булмаган коммерцияле күчемсез милек белән килешүләр төзүгә кертелгән чикләүләрне бетерүне сорады инде. Соңгы атнада торакны дистанцион юл белән сатып алуга ихтыяҗ артты, ә электрон аванслар саны дүрт тапкыр күбәйде. Шул ук вакытта, икенчел торакка ихтыяҗ 90 процентка кимеде», - диде Абдулганиев.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күп функцияле үзәк һәм нотариаль палата эшен торгызу турында мөрәҗәгать килде. «Нотариуска кешеләр бер-бер артлы керә алсын өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бер үк вакытта берничә кешенең керүе таләп ителгән урыннарда, торак сату базары тукталып калмасын өчен, тиешле 1,5 метр дистанция тәэмин итү зарур», - дип искәртте спикер.
Рөстәм Миңнеханов катнашында шулай ук Россиянең зур интернет-ретейлерлары җитәкчеләре белән очрашу да үткәрелде. «Сорауларның бер өлешенә без җавапны шунда ук алдык һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде», - дип өстәде бизнес-омбудсмен.
Абдулганиев Россия Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титовка төбәкара логистика проблемасы белән мөрәҗәгать итте, чөнки һәр төбәк зур йөк автомобильләрен үткәрү буенча үз чараларын кабул итте.
«Әле кичә генә Россия Президентының йөкләмәсе кабул ителде. Әлеге йөкләмәдә транзит магистраль йөк ташуның каршылыкларга юлыгырга тиеш түгеллеге хакында сүз бара», - дип сүзен йомгаклады ул.