Ләйлә Фазлыева: Чит илдән Татарстанга ничә кеше кайта алмавы билгесез
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән Татарстанга ничә кеше кайта алмавы турында бүгенгә төгәл мәгълүмат юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.
Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия гражданнарын чит илләрдән кайтаруны вакытлыча туктатып тору карарын кабул итте. «Россия Хөкүмәте билгеләгән чорда чит илләрдән рейслар булмаячак. Чит илгә китеп кайта алмаучылар арасында татарстанлылар да бар. Бу Казан, Чаллы, муниципаль районнар. Әлегә төгәл исемлек юк», — диде Фазлыева.
Ул республикага кайта алмаучылар рейсларны яңадан ачканчы шул илдә торып торырга мәҗбүр булуларын искәртте. Россиялеләрне илгә алып кайту өчен борт әзерләнүгә, татарстанлылар да Казанга кайтарылачак.
«Казанга нинди генә транспорт белән кайтсалар да, бу кешеләр обсервациядә булырга мәҗбүр. Без берничә сәгать эчендә обсерваторга урнаштыру алгоритмын эшләдек. Карантин режимында алар шунда булачак. 14 көнлек карантин үз нәтиҗәләрен бирә», — дип белдерде Ләйлә Фазлыева.