Мәгариф министры 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте
![Мәгариф министры 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/94f02edb7b2527b36b986d63a65ed1cad3ad822f/store/fill/780/440/730699baff3961ab33ab4b8b4ca75a432d97fd3721f2f67d216818d38d17/599.jpg)
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.
«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.
Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте. «Безнең "алгы сафларда" булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк", — диде ул.
Мәгариф министры барлык мәктәпләрнең дә дистанцион формада укытуга әзер булуын әйткән иде.