Татарстан табиблары коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарды
![Татарстан табиблары коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарды](https://tatar-inform.tatar/attachments/6469aa766c25085a230aed899f60067762f945e9/store/fill/780/440/67fe8b732fc8b9cf200247bdedc7dc251849ccdb162f64effa8aa032f26e/0223.jpg)
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан табиблары бер тәүлек дәвамында республика клиникаларында коронавирустан дәваланган дүрт кешене өйләренә чыгарган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Коронавирустан дәваланып терелгән тагын ике кеше хастаханәдән чыкты. Алар Чаллыда яшәүчеләр, шундагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланганнар. Ике кеше дә үзләрен яхшы хис итә», — дидие Лилия Галимова.
Көндез Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Covid-19 вирусыннан дәваланган ике пациент чыкты. Дәваланганнан соң ике кешедә дә тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.