Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова онлайн-концертлар марафонына кушыла
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Онлайн-концерт бүген, 6 апрельдә, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана.
#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.
Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.