Казанда изоляция чорында кагыйдә бозган өчен 151 машина йөртүчегә штраф салганнар
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда коронавируска бәйле изоляция чорында хокук бозулар өчен 151 машина йөртүчегә штраф салынган. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.
Аның сүзләренчә, штраф күләме 7,5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр.
Изоляция чорының алдагы ике көнендә Казанда 32,5 мең машина туктатып тикшерелгәнен, 17 мең автомобиль өчен хәрәкәт чикләнгәнен әйтте.
Валерий Саматошенков әйтүенчә, 1 апрельдән республикада шәһәр, районнар арасында пассажирлар йөртүне туктату буенча 14 пост оештырылган. Ике сменалы режимда 272 хезмәткәр эшли.