Миңнеханов Ми-38 вертолетларын җыюда Covid-19га каршы чаралар ничек үтәлүен тикшерде
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы цехларында санитар-эпидемиологик контроль чараларының ничек үтәлүен тикшерде. Биредә Covid-19га каршы саклану чараларын кулланып эшне яңадан башлап җибәрделәр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов күпмаксатлы яңа Ми-38 вертолетының корпуслары әзерләнә торган җыю цехын карады.
«Коллектив иминлеге - хезмәт эшчәнлеген оештырудагы өстенлекләрнең берсе ул », - диде Татарстан Президенты.