Татарстандагы СМС-сервис белән Россиянең башка төбәкләре кызыксынды
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова ). Урамга чыгу өчен цифрлы пропуск алу буенча Татарстандагы яңа сервис белән Россиянең башка төбәкләре дә кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Хәзер башка төбәкләрдә цифрлы пропусклар бирү буенча безнең сервиска карата зур кызыксыну бар. Ростов өлкәсеннән, Саратов һәм Төмән өлкәләреннән, Чувашиядән, Мордовиядән, Приморье краеннан, Карачай-Черкесиядән коллегалар белән аралаштык», — дип сөйләде ул.
30 мартта Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Республикада СМС-хәбәрләр аша цифрлы пропуск бирә торган сервис булдырылды. Татарстан Россиядә мондый системаны гамәлгә ашырган беренче төбәк булды.
Хәзер министрлык командасы сервисны камилләштерү юнәлешендә эшне дәвам итә.