Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусы йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.
Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәүдә (697 очрак), Санкт-Петербургта (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).
Ведомство мәгълүматлары буенча, инфекция йоктыручыларның барысы да Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан, яки авырулар белән контактка кергән. Коронавирус йоктырган кешеләр хастаханәләрдәге махсус боксларга урнаштырылган, авырулар белән контактка керүчеләрнең барысы да медицина күзәтүе астында булачак.
Кичә Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган дүрт пациентны чыгарганнар. Аларның барысы да үзен яхшы хис итә.