Татарстанда волонтерлар 4 меңгә якын өлкән кешегә ярдәм иткән
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан волонтерлары республикада гамәлгә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында инде 4 меңнән артык өлкән яшьтәге кешегә ярдәм күрсәткән. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәм күрсәтүгә иң күп гаризалар саны - 755, 3 апрельдә теркәлгән, диделәр ведомствода.
Шул ук вакытта волонтерлар саны арта бара. «Аларга бизнес һәм инициатив төркем вәкилләре дә кушылды. Штаблардан алынган мәгълүматларга караганда, волонтерлар сафына кешеләр кайвакыт хәтта гаиләләре белән дә керә», – дип искәрттеләр министрлыкта.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ике атна эчендә Казан волонтерлары 1,7 мең кешегә ярдәм иткән.