Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында дүрт кешелек гаилә һәлакәткә очраган
(Арча, 12 апрель, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында «Приора» машинасы белән трактор бәрелешкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ике балалы гаиләнең авылдан китеп барышлары булган. Руль артында — Утар Аты кияве, хатыны шул авылдан. Дүртесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. Тракторчы исерек булган, дигән сүзләр дә бар.
«Каты түгел, уртача дәрәҗәдәге авария, әлегә тикшерү бара», — диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.